- утыру
- 1. Аяк өсте яки яткан хәлдән аякларны сузып, салындырып яки бөкләп арт белән урындыкка, идәнгә һ. б. тиеп урнашу, гәүдәнең өске яртысын гына вертикаль хәлгә кую. Шул хәлдә булу 2. Берәр җиргә бару өчен каян да булса урын алу 3. сөйл. Нин. б. эштә булу һәм озак эшләү тур. 4. Эшсез, хәрәкәтсез хәлдә булу яки ял итү. Берәр җирдә (мәҗлестә, концертта, туйда һ. б.) булу 5. Кайда да булса даими рәв. яки озак вакытлар булу, беркая да чыкмый тору 6. алачык чишмә буена утырган 7. төрмәдә утырган икән ул 8. диетада у. – бәрәңгедә генә у. 9. ботакта карчыга утыра – самолет җиргә төшеп утырды 10. тузан у. – ләм у. 11. үпкәдә пуля у. 12. Җиргә, суга бату, сеңү, иңү. Нин. б. тоткарлыкка очрап, төртелеп туктау, алга бара алмау. Басылу, тыгызланып яки эреп күләме кимү 13. Юешләнүдән, дымланудан кыскару, тараю, кечерәю (тукыма, күн тур.) 14. күлмәк өстә ямьсез утыра 15. агачлар шаулап утыра 16. холкы да утыра төшкән – күңел бер җилкенер дә утырыр 17. көннәр генә бераз утырсын 18. тамакка төер у. 19. ана каз ояда утыра 20. класста утырып калу 21. яучылар килә дә китә, кыз һаман утыра 22. күзләр утыру 23. күч. Берәр мәсьәләдә бик нык алдану. УТЫРГАН БАЛ – Ярмаланып куерган бал. УТЫРГАН КЫЗ – Кияүгә чыгу вакытын уздырган яки бөтенләй чыкмый калган кыз. УТЫРГАН ТАВЫК – Чебеш чыгару өчен йомырка өстендә утыручы тавык. УТЫРЫП КАЛУ – 1. Алга китүдән, үсүдән туктау 2. Нәр. б. мәхрүм калу, эләкмәү 3. Кияүгә чыкмыйча карт кыз булып калу, сазау 4. Укыган классында калу, күчмәү 5. Берәр урынга урнашып, төпләнеп калу 6. Йөзнең ябышып, кечерәеп калуы аркасында күзләрнең аерата зур булып күренүе тур. УТЫРЫП ЯВУ – Өзлексез, тоташ яву (көзге, вак яңгыр тур.)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.